

Уфа шәһәренең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре күпкатлы йортка очып кергән ярканатны тотарга ярдәм иткәннәр.
Чираттагы чакырылмаган "кунак"ны бүген иртән Ленин урамындагы 99нчы йорттагы фатирда тотып алганнар. Ярканат 7нче каттагы тәрәзәнең ачык форточкасыннан кич белән үк очып кергән һәм кондиционерның эчке блогына кереп урнашкан.
Иртәнге сәгать 4тә хуҗалар кондиционер эчендәге кыштырдауны ишеткәннәр, ләкин анда нәрсә кереп яшеренүен ачыкларга батырчылык итмәгәннәр. Шуңа да ярдәм сорап, коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр.
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре чакыру адрес буенча килеп, кондиционерның капкачын ачкан, ләкин ярканат фатирдан чыгып китәргә теләмичә, үзенә яңа сыену урыны табарга тырышкан. Нәтиҗәдә, коткаручылар аны тотып алган һәм иреккә чыгарган.
Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте