+24 °С
Дождь
Журналга язылу

7 яшьлек кыз суга баткан...

Бүген республика авылларының берсендә фаҗигале хәл булган.

7 яшьлек кыз суга баткан...7 яшьлек кыз суга баткан...
7 яшьлек кыз суга баткан...

Бүген Куергазы районының Ямангол авылында 7 яшьлек кыз Тугыстемир елгада су астына киткән. Урынга шунда ук коткаручылар килгән, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Кызганычка каршы, баланың үле гәүдәсе агым уңаеннан 100 метр түбәнрәк урында табылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе әти-әниләрне кисәтә:

* балаларны елга-күл буйларында караучысыз калдырмагыз;

* сабыйларыгызны сулыклар янында өлкәннәрдән башка гына булуның куркынычы турында кисәтегез.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас