

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм СВОда катнашучыларының гаиләләренә ташламалы гаилә ипотекасы кысаларында ипотека кредиты бирү мәсьәләсен карауны йөкләде. Русия Хөкүмәте агымдагы елның 15 июненә кадәр тәкъдимнәр формалаштырырга тиеш.
Шулай ук балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы кысаларында бирелә торган ипотека кредиты лимитларын арттыру (гаилә әгъзалары саныннан чыгып) каралган.
Бу йөкләмә дәүләт башлыгының 15 апрельдә узган “Яшәү өчен инфраструктураны үстерү турында” Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча раслаган исемлеккә керде.
Автор фотосы.