+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Урамда машина көткәндә югалган...

Әти-әниләре белән кунакта булган ике яшьлек сабый кинәт юкка чыккан.

Урамда машина көткәндә югалган...Урамда машина көткәндә югалган...
Урамда машина көткәндә югалган...

23 май кичендә Чишмә районында ике яшьлек бала югалган.

Беренчел мәгълүмат буенча, малай әти-әниләре белән кунакта булган. Гаилә өйләренә кайтырга җыенып, урамда машина көтеп торганда, бала кинәт юкка чыккан. Якыннары, туганнары аны эзли башлаган, әмма сабыйны таба алмаганнар.

Эзләүләргә кичекмәстән Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре, шулай ук урындагы халык кушылган.

Бәхеткә, бераздан малай исән-сау табылган. Аны югалган урыннан ерак түгел урнашкан күрше йорт ихатасында тапканнар.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас