

Куергазы районының Ямангол авылы янындагы Тугызтимер елгасында су астына китеп һәлак булган 7 яшьлек кыз турында язган идек.
Башкортстан Тикшерү комитетында елгада 7 яшьлек баланың ничек батып үлүе турында сөйләделәр. Ачыклануынча, бала 10 яшьлек абыйсы белән яр буена килгән булган. Ниндидер мизгелдә аның аягы таеп киткән һәм ул суга төшеп киткән. Аның гәүдәсен урындагы халык коткаручылар белән бергә һәлакәт урыныннан 100 метр ераклыкта тапкан. Тикшерүчеләр тикшерү үткәрә.
"Хәзерге вакытта тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", - диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.
Фото:пресс-служба СУ СК России по РБ