+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Өч атналык сабый авыр хәлдә

Нарасый яткан караватта эшләп торган фен калдырганнар.

Өч атналык сабый авыр хәлдәӨч атналык сабый авыр хәлдә
Өч атналык сабый авыр хәлдә

Табиблар 3 атналык сабыйның гомере өчен көрәшә. Аны  бүген Октябрьский шәһәр дәваханәсенә 3-4 дәрәҗәдәге пешүләр белән китергәннәр. Бу хакта үз социаль челтәрләрдә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Әти-әнисе сүзләренчә, баланың әтисе караватка кабызылган фен куйган һәм янгын чыккан. Табиблар сабыйның хәлен авыр дип бәяли. Реаниматологлар комбустиологлар белән телемедицина консультациясе уздырган. Республика балалар клиник дәваханәсенең реаниматологы һәм эндоскописты санитар авиация белән ашыгыч ярдәм күрсәтергә киткәннәр.  

 

Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас