

Уфада үз гаиләләре белән яшәргә теләүче бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
Рамил белән Илназга гаилә табарга ярдәм итәргә теләүчеләрне бу акыллы малайлар белән якыннан таныштырабыз.
Рамил 2017 елда туган. Ул ачык күңелле, хәрәкәтчән малай, тиз дуслаша, аралашырга һәм актив уеннар ярата. Аның белән күңелле, ул күпләргә көч бирә һәм команда эшләрендә теләп катнаша.
2018 елда дөньяга килгән Илназ — тынычрак холыклы, әмма, абыйсы кебек үк, кызыксынучан. Ул пөхтә, уйчан, тирә-юньдәгеләрне игътибар белән күзәтә. Яңа кешеләргә сак карый, ләкин җылы караш тойса, кечкенә кояш кебек ачыла.
Абыйсы белән энекәше бик дус. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр, уенчыклар һәм тәэссоратлары белән уртаклашалар. Бу балаларга аларны яратып кабул итә, аңлый торган гаилә кирәк.
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.