+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Әниләре өлкәннәрен бакчага озата киткән...

20 көнлек сабый белән булган хәлнең кайбер нечкәлекләре билгеле.

Әниләре өлкәннәрен бакчага озата киткән...Әниләре өлкәннәрен бакчага озата киткән...
Әниләре өлкәннәрен бакчага озата киткән...

Октябрьский шәһәрендә 20 көнлек сабыйны 3-4 дәрәҗәдәге тән пешүләре белән ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерүләре турында язган идек инде. Әлеге хәлнең кайбер нечкәлекләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Октябрьский шәһәрендәге күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыккан. Биредә күпбалалы гаилә яшәве билгеле. Янгын МЧС хезмәткәрләре килгәнче сүндерелгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы ачыклавынча, әниләре иртә белән 4 һәм 2 яшьлек балаларын бакчага илтә китә. 20 көнлек сабый белән фатирда әтисе кала. Ниндидер мизгелдә сабый караватындагы япма һәм матрас яна башлый, шулай ук баланың киемнәренә дә ут каба.

Хәзер әлеге очракның сәбәпләре ачыклана. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның фен һәм гелий шарлары аркасында чыккан булуы ихтимал.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас