

Башкортстанда 17 яшьлек үсмер питбайк сатып алган һәм шул көнне үк аны югалткан. Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, студент егет Агыйделдән Нефтекамага питбайк сатып алырга килгән. Тик аның шатлыгы озакка сузылмаган. Шул ук көнне Карл Маркс урамында аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тавыш һәм яктылык сигналлары кабызылган хезмәт транспортына юл бирмәгән өчен туктатканнар.
Үсмернең машина йөртү таныклыгы булмаган. Әлбәттә, ул юлда питбайкта йөрү тыелганлыгын да белмәгән, күрәсең. Студентка ике беркетмә төзегәннәр: таныклыгы булмаган өчен ул 15 мең сум һәм хезмәт автомобиленә юл бирмәгән өчен тагын 7,5 мең сум түләячәк. Питбайкны штрафстоянкага урнаштырганнар. Җаваплылыкка аның әти-әнисен дә тарттырачаклар. Тиздән аларны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакыру көтә.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте