

Якын көннәрдә Башкортстанда 30 градуска кадәр эсселек вәгъдә итәләр. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә су коенырга әле иртәрәк булуы турында кисәтәләр. Ведомствода искәртүләренчә, узган ялларда республикада ике кеше суга батып үлгән, аларның берсе – бала.
Су әле коенырга мөмкин булган температурага кадәр җылынмаган, шуңа күрә коену сезонын ачарга ашыкмагыз!
"Балаларыгыз белән сөйләшегез, аларга өлкәннәрдән башка сулыкларга йөрмәүләрен, ә пляжлар ачылгач, су буендагы рәсми ял итү урыннарына гына баруларын исләренә төшерегез. Уфада 11 рәсми пляж ачылачак", - дип ассызыкладылар Гражданнарны яклау идарәсендә.
Автор фотосы.