+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Авыллар буйлап качып йөри...

Бәгырьсез ананың балаларына бурычы 2 миллион сумнан артып киткән.

Авыллар буйлап качып йөри...Авыллар буйлап качып йөри...
Авыллар буйлап качып йөри...

Даими яшәү урыны алмашыну, спиртлы эчемлекләр ярату һәм үз балаларына бөтенләй битарафлык. Бу сүзләр барысы да Туймазыда яшәүче 32 яшьлек алимент түләмәүче хатын турында. Ул шәхси тормышын җайга салу белән артык мавыгып, үз балаларын ташлап киткән. Улы һәм кызына алимент бурычы 2 миллион сумга җиткән. Республика суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча, балалар картәниләре карамагында, ә әниләре качып йөри. Бурычлы хатынны эзләү игълан иткәннәр.

Бәгырьсез ананы инде берничә атна эзләгәннәр. Туган авылына хатын яшерен генә һәм нибары бер-ике сәгатькә генә кайта, ә аннары яңадан качып китә икән. Суд приставлары аны авыллар буйлап эзләп йөргән. “Качкын"  хатын белән яшәгән ирнең шәхесен һәм адресын ачыклый алганнар. Адрес буенча килгәч, өйдә берсе дә булмаган. Ачыкланганча, ир көндезге стационарда дәвалана, ә анда аны көн бергә яшәүче хатын озата барган. Кыскасы, закон вәкилләре хатынны дәваханә капкасыннан чыгып барганда тоткарлаганнар.

Аны бүлеккә китергәннәр, “балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү”мәддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр. Суд хатынга 10 тәүлек административ кулга алу рәвешендәге җәза билгеләгән.

Әгәр ул булган бурычын каплау чараларын күрмәсә, аңа рәшәткә артына эләгү куркынычы яный.

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас