

Уфаның өч кешесе Самара өлкәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, 27 май көндез Сызрань районында, М-5 “Урал” федераль трассасының 897 чакрымында “Ford Focus” автомобиле һәм ярымприцеплы “Mercedes” зур йөк машинасы бәрелешкән. Авариядә 1994нче елгы водитель һәм Ford Focus пассажирлары — 1946нчы һәм 1966нчы елгы ике хатын һәлак булган.
Җиңел машинада уфалылар булуы билгеле. Аларның берсе башкала мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.
Фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын полиция хезмәткәрләре ачыклый.
Фото:bashinform.ru