+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Их, сабый бигрәк кызганыч...

Яңа туган баланың киемнәренә ут кабып, тән пешүләре алуы турында язган идек инде.

Их, сабый бигрәк кызганыч...Их, сабый бигрәк кызганыч...
Их, сабый бигрәк кызганыч...

Октябрьский шәһәрендәге фатирда пешкән яңа туган сабый дәваханәдә вафат булган. Бу Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 26 майда өч атналык бала Октябрьский шәһәр дәваханәсенә 3-4 дәрәҗәдәге тән пешүләре белән китерелгән.

Нарасыйның якыннары сүзләренчә, баланың әтисе караватка кабызылган фен салган һәм шуннан янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы ачыклавынча, әниләре 4 һәм 2 яшьлек балаларын бакчага илтә киткән. Яңа туган бала фатирда әтисе белән калган. Ниндидер мизгелдә балалар караватындагы япма һәм матрас яна башлый, шулай ук баланың киемнәренә дә ут каба...

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас