+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Мәктәп түбәсенә ут капкан

Бу хәл бүген Уфаның 4нче мәктәбендә булган.

Мәктәп түбәсенә ут капканМәктәп түбәсенә ут капкан
Мәктәп түбәсенә ут капкан

Бүген Затон бистәсендә урнашкан Уфаның 4нче мәктәптә янгын чыккан. Башкаланың Ленин районы җитәкчесе Олег Котов социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, монда мәктәп түбәсе янып киткән.

"Тиешле хезмәтләр урынга килде. Исегезгә төшерәм, мәктәп капиталь ремонтта, уку процессы үткәрелми. Зыян күрүчеләр юк", - дип язган Котов.

Билгеле булуынча, янгынны сүндерү белән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һәм 8, 32, 2 һәм 8 нче янгын сүндерү частьләре шөгыльләнә.

"Ялкынны сүндерү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. 30 квадрат метр мәйданда янгын теркәлгән. Эшче төркем — 25 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән, бинада балалар булмаган", - дип ассызыклый коткаручылар.

 

Фото:соцсети Олега Котова

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас