+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Туганнарында кунакта булган...

Шамонино авылында 11 яшьлек малайның гомере фаҗигале өзелгән.

Туганнарында кунакта булган...Туганнарында кунакта булган...
Туганнарында кунакта булган...

Уфа районында 11 яшьлек малай машина астында барып кергән һәм һәлак булган. Башкортстан прокуратурасының беренчел мәгълүматлары буенча, бүген 13.00 сәгатьтә “Киа Спектра” водителе, Шамонино авылындагы Луговая урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, юл кырыенда велосипедта йөрүче баланы бәрдергән. Машина капотына килеп төшкән малай көчле бәрелүдән читкә очкан, ә машина кюветка төшеп киткән. Балигъ булмаган бала юл-транспорт һәлакәте урынында үлгән.

Фаҗигале хәлнең сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, бала Баймак районыннан туганнарына кунакка килгән. Водитель сүзләренә караганда, малай автомобиль барган юнәлештә хәрәкәт иткән вакытта кинәт сулга борылган һәм туп-туры автомобиль тәгәрмәчләре астына барып кергән.

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас