+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

6 яшьлек кызны йөк машинасы бәрдергән

Җитди җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә китергәннәр.

6 яшьлек кызны йөк машинасы бәрдергән6 яшьлек кызны йөк машинасы бәрдергән
6 яшьлек кызны йөк машинасы бәрдергән

Иглин районында юл-транспорт һәлакәтендә 6 яшьлек бала зыян күргән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре авария шартларын ачыклый.

Бу хәл кичә кичә көндез Иглин авылының Красноярская урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Baw” йөк машинасы руле артында 27 яшьлек йөртүче 6 яшьлек кызны бәрдергән.

Авариядә җитди җәрәхәтләр алган сабый дәваханәгә китерелгән. Берничә телеграм-каналда кызны үз әтисе бәрдергән дигән мәгълүмат басылды, әмма әлегә ул рәсми расланмаган.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас