+24 °С
Дождь


Салават шәһәрендә 3 яшьлек бала торак йортның 5 катындагы балконнан егылып төшкән. Социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, баш сөяге-ми җәрәхәте һәм күпсанлы имгәнүләр алган баланы шәһәр дәваханәсенә китергәннәр.
Уфадан ашыгыч рәвештә санитар авиация килгән. Федераль үзәк белән телемедицина консультациясе үткәрелгән. Бала исән, әмма табиблар аның хәлен тотрыклы авыр дип бәяли.
Автор фотосы.