+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Өчесе дә реанимациядә...

6 яшьлек баланың йөк машинасы астында калуы турында язган идек.

Өчесе дә реанимациядә...Өчесе дә реанимациядә...
Өчесе дә реанимациядә...

Иглин авылында йөк машинасы 6 яшьлек кызны бәрдерүе турында язган идек инде.  Кызганычка каршы, аның әтисе һәм апасы да авариягә эләгеп, җитди зыян күргәннәр.

Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Чиләбе өлкәсенең Аша районында М-5 “Урал” (Мәскәү – Чиләбе) автоюлының 1568 чакрымында зыян күргән сабыйның 32 яшьлек әтисе, “Лада Гранта” руле артында, “КамАЗ”йөк машинасы  белән бәрелешә.

Җиңел машина йөртүче һәм аның өлкән кызы җитди җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләр медицина учреждениесенә китерелгән.

Хәзерге вакытта әтиләре һәм ике кызлары реанимация бүлекләрендә. Өйдә авырлы әниләре калган.

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас