

Коткаручылар Уфаның “кыргый” пляжларында ял итүчеләр белән көндәлек профилактик эш алып бара. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар профилактик төркемнәр составында иң популяр, ләкин су коену өчен куркыныч урыннарда рейд үткәрә. Коткаручылар балаларга даими әңгәмәләр уздыра, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата, ата-аналарга кисәтүләр ясый.
Шулай ук коткаручылар катерларда Агыйдел һәм Караидел елгаларының яр буйларын көненә берничә тапкыр карап уза. Әгәр су коенучыларны күрсәләр, кисәтүләр ясыйлар, өлкәннәрдән башка куркыныч урыннарда су коенучы балаларны яр буйларыннан куалар, киенеп, кайтып китүләрен көтәләр.
Фото: УГЗ по Уфе