

Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында килеп туган хәл контрольдә, дип хәбәр итә Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина.
Социаль челтәрләрдә учреждениедә төшерелгән видео таралган иде: анда күренүенчә, 13 яшьлек үсмер өч яшьлек балага карата физик көч һәм сүгенү сүзләре куллана.
"Мондый очраклар җитди борчылу тудыра. Мондый хәлләрне профилактикалауда һәм хәвефсез мохит булдыруда учреждениеләрдә балалар тәрбияләү һәм хокукларын саклау өчен җаваплы булган өлкәннәр аерым роль уйный. Һәр бала, яшенә карамастан, үзен хәвефсезлектә хис итүе һәм тиешле игътибар һәм яклау алуы мөһим", - дип белдерә Ольга Панчихина.
Ачыкланганча, сабый очраклы рәвештә үсмернең парфюмериясен түккән, шуңа малайның ачуы чыккан. Өлкән малай белән эш алып барыла. Учреждение мөдире һәм тәрбиячене дисциплинар җаваплылыкка тартканнар, дип хәбәр итәләр Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.
Фото социаль челтәрләрдән.