

Уфада 7 яшьлек Андрей Логвинов югалган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Башрегионспас» төркемендә волонтерлар хәбәр итте.
Бүген, 5 июньдә, малай билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Аның билгеләре: буе 128 сантиметр, какча гәүдәле, чәчләре — коңгырт, күзләре зәңгәр төстә.
Сары смайликлы соры-көрән төстәге футболка, ак язулы соры чалбар кигән, аягында ак табанлы зәңгәр сандалилар була.
Баланың кайда булуы турында мәгълүмат белүчеләр булса, аны 112 яки 8-937-3-102-112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: Башрегионспас