+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Машина эченә ут капкан...

Үсмерләрнең берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә.

Машина эченә ут капкан...Машина эченә ут капкан...
Машина эченә ут капкан...

4 июньдә Салават районының Бишәүләр авылында 15 һәм 13 яшьлек ике үсмернең шәхси ихатада “ВАЗ-2107” автомобиле эчендә тән пешүләре алганнар . Янгын сүндерүчеләр чакырылмаган.

Үсмерләрне ашыгыч рәвештә реанимациягә китергәннзр. 2010 елгы малайның тәне 80 процент пешкән һәм ул ясалма комага кертелгән, Кызганычка каршы, үсмер бүген, 5 июнь иртәсендә, вафат булган. 2012 елгы үсмернең тәне 50 процент пешкән, хәзер ул дәваханәдә, аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас