

“Витим” шәхси сәламәтләндерү комплексында инспекторлар янгын хәвефсезлеге буенча дистәләгән хокук бозуларны ачыклаган. Суд приставларының төбәк хезмәтендә хәбәр итүләренчә, язын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре “Витим” җәмгыятенең балалар лагеренда планнан тыш тикшерү уздырган. Алар янгын хәвефсезлеге таләпләренең 28 пункты буенча тупас хокук бозуларны ачыклаганнар, бу андагы балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Комплекс директорына аларны киләсе тикшерүгә һәм җәйге сезон башына кадәр бетерү таләпләре белән күрсәтмә язылган була, әмма хокук бозулар шул килеш кала.
Шул ук вакытта лагерьга җәйге сменага 168 бала килгән. Туймазы һәм Туймазы районы буенча суд приставлары бүлегендә “Витим” җәмгыяте балалар лагереның эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатып тору буенча карар кабул ителгән.
Лагерь директорына балаларны учреждениедән чыгару кирәклеге турында кисәткәннәр. Шулай ук лагерьның гаепле затларына законда каралган янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгы яный.
“Башинформа" агентлыгы хәбәр итүенчә, күпчелек хокук бозулар 1970 елда төзелгән бинага кагыла. Ул вакытта төзелешләргә карата башка янгын нормалары булган, ә хәзер алар үзгәргән. Балаларны өйләренә кайтарып җибәрү, моннан тыш, трансфер оештырылган. Лагерьны 30 көнгә япканнар.