

Нефтекамадагы 16нчы мәктәп укучысы Данил Вәлитов Юбилейный проспектындагы йортның өченче катыннан егылып төшкән вакытта ике яшьлек кызны коткарган, дип хәбәр итә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 15 яшьлек малай кечкенә баланың тәрәзә төбенә менгәнен күреп калган һәм сабыйның «җиргә килеп төшү» урынына йөгергән, шулай итеп аның гомерен саклап калган. Хәзер бала табиблар күзәтүе астында.
"Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама бүлеге тарафыннан баланың законлы вәкилләренә Русия Җинаять кодексының 118 (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү), 125 (куркыныч астында калдыру) һәм РФ КоАПның 5.35 (ата-ананың балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве) мәддәләре буенча рәсми кисәтү ясалды. Материаллар тикшерү органнарына тапшыру өчен әзерләнде, анда юридик бәя биреләчәк », — дип белдерә полиция хезмәткәрләре.
Фото: bashinform.ru