

Тәтешле районында ике питбайк бәрелешкән. 15 яшьлек үсмер һәлак булган, 16 яшьлеге бик авыр хәлдә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
„Балалар, кисәтүләргә карамастан, юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Ата-аналар, әлбәттә, бу хакта беләләр, әмма аңлы рәвештә үз балаларының гомерен куркыныч астына куялар, машина йөртү таныклыгы булмаган балага руль тапшырган өчен 30 мең сумлык штраф турында әйтеп тә торасы юк”,- дип белдерделәр министрлыкта.
Коткаручылар мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Тәтешле районында, Югары Тәтешле һәм Яңа Кайпан авыллары арасындагы юлда булган.
Үсмерләрнең берсе алган җәрәхәтләрдән авария урында ук үлгән. Икенчесе, Нефтекама машина төзелеше колледжы укучысы, бик авыр хәлдә дәваханәгә китерелгән.
Авариянең сәбәпләрен ГАИ хезмәткәрләре ачыклый.
Фото: МЧС по РБ