+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Мопедны ташлап качканнар...

Ике үсмер юл-патруль хезмәте инспекторлары таләпләрен үтәмәгән.

Мопедны ташлап качканнар...Мопедны ташлап качканнар...
Мопедны ташлап качканнар...

Баймакта юл-патруль хезмәте инспекторлары номерсыз мопед күргәннәр. Анда шлемсыз үсмерләр утырган була.  Полицейскийларны күреп, егетләр аларның туктау турында таләпләрен үтәми, тизлекне арттыра, ләкин идарәне югалтып, егылалар. Аннары мопедларын ташлап, төрле якка йөгерәләр. Инспекторлар транспортны штрафстоянкага алып китә. Бу вакыйга турында Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында язды.

Шулай да мопед үсмерләрнең исләренә төшә һәм алар Дәүләт автоинспекциясенең урындагы бүлегенә мөрәҗәгать итә. Егетләрне административ җаваплылык көтә. 17 яшьлеге машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итү, полиция хезмәткәренең туктарга дигән законлы таләбен үтәмәү һәм шлемсыз булу өчен җаваплылыкка тарттырылган. 16 яшьлек пассажирга шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Элегрәк язуыбызча, республикада руль артында балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтен профилактикалауга юнәлдерелгән “Не рули, малай” профилактик акциясе дәвам итә.

 

Фото: видеодан скрин

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас