+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Сабый әти-әниле булсын!

Бу балага гаилә җылысы тоярга ярдәм итик, дуслар.

Сабый әти-әниле булсын!Сабый әти-әниле булсын!
Сабый әти-әниле булсын!

Кирилл— йомшак күңелле, тыныч сабый. Ягымлы мөгамәләгә ул рәхәтләнеп елмая һәм үзе белән сөйләшкәнне бик ярата. Бигрәк тә таныш көйгә шатлана — ниндидер күңелле мизгелне искә төшергәндәй, тыңлап тора. Ятим баланың анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Нарасый асылмалы чагу уенчыклар һәм музыкаль авазлар белән кызыксына. Аңа янәшәдә өлкән кешене тою мөһим — ул кулга алып яратканны, җылылык һәм хәвефсезлек тойгысын ярата.

Кириллга назлы, игътибарлы, аның белән бергә үсәргә, кайгыртуын һәм мәхәббәтен көн саен уртаклашырга әзер булган гаилә кирәк. Ул ышаныч һәм елмаю белән җавап бирергә әзер — бары тик янәшә генә булыгыз.

Сабый турында танышларыгызга сөйләгез яисә бу постны социаль челтәрләрдә таратыгыз. Кем белә, бәлки аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.

Кириллга яраткан гаиләсен табарга сез дә ярдәм итә аласыз, дуслар. “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга онытмагыз.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас