+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Өч бала суга баткан

Эссе көннәр башланды, әти-әниләр, уяу булыгыз!

Өч бала суга батканӨч бала суга баткан
Өч бала суга баткан

Май аенда Башкортстанда сулыкларда өч бала батып үлгән. Фаҗигале хәл вакытында алар өлкәннәр күзәтүеннән башка булган, дип хәбәр итәләр төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Беренче очрак 18 майда Стәрлетамакта булган. 12 яшьлек мәктәп укучысы кыргый пляжда ял иткән вакытта суга кергән һәм батып үлгән. Берничә көннән соң Куергазы районының Ямангул авылында су җиде яшьлек кызның гомерен өзгән. Абыйсы күз алдында ул күпердән суга егылып төшкән һәм кире йөзеп чыга алмаган.

29 майда Нефтекамадагы Энергетик авылында 14 яшьлек үсмер карман ГРЭСының су агызу каналында батып үлгән.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны елга-күл буйларына үзләрен генә җибәрмәгез. Бергә ял иткән очракта да күз-колак булыгыз. Үзләрен генә су матрасында калдыру да зур куркыныч тудыра. Сакланганны Ходай саклар, диләр. Җәйләрегез кайгы-хәсрәтсез, имин үтсен!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас