+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Машина каршына поши йөгереп чыккан...

Бала да, әтисе дә һәлак булганнар.

Машина каршына поши йөгереп чыккан...Машина каршына поши йөгереп чыккан...
Машина каршына поши йөгереп чыккан...

Башкортстанда пошиның кинәт машина каршына килеп чыгуы аркасында, водитель һәм бала һәлак булган.

Фаҗига 7 июнь көнне кич белән Краснокама районында, Нефтекама-Яңавыл трассасының 11нче километрында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, әтисе һәм улы һәлак булган. Алар “Skoda Octavia” машинасында китеп барган вакытта машина каршына поши килеп чыккан.

Поши белән бәрелешкәннән соң, машина кюветка очып төшкән һәм агачка бәрелгән, дип хәбәр иттеләр республиканың Дәүләт автоинспекциясендә. Водитель һәм балигъ булмаган пассажир медицина ярдәме килгәнче вафат булганнар. Поши да һәлак булган.

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас