+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Ике баланың гомере өчен табиблар көрәшә

Санавиация авариядә зыян күргән балаларны Уфага китергән.

Ике баланың гомере өчен табиблар көрәшәИке баланың гомере өчен табиблар көрәшә
Ике баланың гомере өчен табиблар көрәшә

Санавиация юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларны Уфага китергән. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәм бригадасы авариядән соң 6 һәм 8 яшьлек ике баланы ашыгыч рәвештә Дүртөйле район дәваханәсенә китергән була. Кечкенә пациентлар реанимация бүлегенә авыр хәлдә кергән. Табиблар аларга беренче ярдәмне күрсәткән, баш миенең компьютер томографиясен уздырган һәм үпкәләрен ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырган.

Балаларның хәле тотрыклыланган, ләкин алган җәрәхәтләрнең җитдилеген исәпкә алып, аларны алга таба дәвалану өчен Республика балалар клиник дәваханәсенә күчерү турында карар кабул ителгән. Медбригада озатуында аларны тиз һәм хәвефсез рәвештә Республика балалар клиник дәваханәсенә китергәннәр, анда балаларга хәзер махсуслаштырылган ярдәм күрсәтелә.

Фото:минздрав РБ, телеграм

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас