

Башкортстанда янгында әнисе белән бала зыян күргән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, янгын Белореттагы тугыз катлы йортның 3нче катындагы фатирда булган. Урынга тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр 17 минут эчендә ачык янгынны сүндергәннәр.
Баскыч буйлап янгын сүндерү барышында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре төтенле коридорлардан 20 кешене коткарган, аларның алтысы – балалар. Тагын 12 кеше үзаллы эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләрсез дә булмаган.
“44 яшьлек хатын һәм аның 2025 елда туган улы яну продуктларыннан агулану диагнозы белән дәваханәгә урнаштырылды”, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: МЧС по РБ