+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

“Трассада сабый йөри...”

Уфа-Ырынбур трассасында кечкенә балага тап булганнар.

“Трассада сабый йөри...”“Трассада сабый йөри...”
“Трассада сабый йөри...”

Кырмыскалы районының Иске Муса авылы янында шаһитлар юл буенда йөгереп йөрүче баланы күреп калганнар. Шаһитлар сүзләренчә, малайга якынча 3-4 яшь, ул сөйләшми. Видеоны UTV редакциясенә җибәргәннәр.

"Туктадык, полиция чакырттык. Хәзер урында көтәбез. Балага су эчердек.  Юындырдык. Пычрак иде", - дип хәбәр иткән алар.

Соңрак билгеле булганча, баланың әти-әнисен эзләп тапканнар. Алар әйтүенчә, улларын югалтып, ике сәгать чамасы эзләгәннәр. Бала ничек трассага килеп чыккан, монысы билгеле түгел. Урынга, шулай ук, ашыгыч ярдәм килгән.

Фото: UTV каналы, видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас