

Машинада янган 13 яшьлек үсмергә бүген тире күчереп утырту буенча операция ясарга тиешләр. Бу хакта баланың апасы сүзләренә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Малай әлеге вакытта Уфаның 18нче дәваханәсенең тән пешүләре бүлегендә ята.
"Без аны үзебезнең район дәваханәсендә генә күрдек, хәзер аның янына кертмиләр. Реанимациядә, үз аңында. Әни әлегә кадәр шок хәлендә. Алга таба нәрсә булыр, белмибез, иң мөһиме исән калуы. Дәваханәгә пеленкалар, шулпа китерәбез. Энебезне бик күрәсебез килә", - диде мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.
Билгеле булуынча, 4 июньдә Салават районының Бишәүле авылында 15 һәм 13 яшьлек ике үсмер шәхси ихатада «ВАЗ-2107» автомобиле эчендә тән пешүләре алган. Үсмерләрне ашыгыч рәвештә реанимациягә китергәннәр. 2010 елгы үсмернең тәне 80 процент пешкән, ул ясалма комага кертелгән, ләкин 5 июнь иртәсендә вафат булган. 2012 елгы үсмер дәваханәдә, аның тәненең 50 процены пешкән.
Фото: МЧС по РБ