

Кичә Балтач районының Иске Балтач авылында шәхси торак йорт януы турында хәбәр иттеләр. МЧСның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгынны сүндергәндә 16, 9 һәм 3 яшьлек балаларның гәүдәләре табылган. Билгеле булганча, гаилә башлыгы СВОда, әнисе һәм 12 яшьлек тагын бер бала өйдә булмаганнар.
Янгында һәлак булган балалар турында кайбер нечкәлекләр билгеле булды.
Ачыкланганча, 15 яшьлек малай (аңа 16 яшь тулмаган) йортның алгы бүлмәсендә, 9 яшьлек малай ванна бүлмәсендә табылган. Ә иң кече 3 яшьлек баланың гәүдәсен йокы бүлмәсендә тапканнар, дип хәбәр итә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эдуард Идрисов сүзләренчә, янгынның сәбәбе ачыклана, урында тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре эшли.
Русия Җинаять кодексының 109 мәддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Әлеге вакытта вакыйга урынын тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча суд экспертизалары билгеләнәчәк, шаһитлардан сорау алыначак, килеп чыккан хәлнең барлык шартлары һәм янгын чыгу сәбәбе ачыкланачак. Тикшерү кысаларында балигъ булмаганнарның яшәү һәм тәрбияләү шартларына, шулай ук профилактика системасы органнары эшчәнлегенә тиешле хокукый бәя биреләчәк.
Фото: "пресс-служба главного управления МЧС по Башкирии"