

Агымдагы ел башыннан Башкортстанда 3,5 меңнән артык янгын булган. Ут 117 кешенең, шул исәптән 12 баланың гомерен өзгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгын хәвефсезлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Елена Зиннәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бәйрәм көннәрендә янгыннар саны елдан-ел арта, аларның төп сәбәбе ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тарту.
Ведомство вәкиле республика халкына үз йортларында һәм бакча хуҗалыкларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртте. Аерым алганда, биналарда тәмәке тартмаска һәм сүнмәгән тәмәке төпчекләрен ташламаска, электр приборларын һәм мичләрне караусыз калдырмаска, һәм иң мөһиме – балаларны күз уңыннан ычкындырмаска.
Табигый янгыннарга килгәндә, ел башыннан бирле 10 урман янгыны һәм 276 коры үсемлек яну очрагы булган. 18 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә, аның кысаларында ачык уттан файдалану һәм учак ягу тыела.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты