+22 °С
Дождь
Журналга язылу

Карбыз ашап карадыгызмы әле?

Белгечләр июнь карбызларыннан баш тартырга киңәш итә.

Карбыз ашап карадыгызмы әле?Карбыз ашап карадыгызмы әле?
Карбыз ашап карадыгызмы әле?

Сәүдә нокталарында беренче карбызлар чыкты. Әмма алар сәламәтлеккә файда китермәячәк, киресенчә, зыяны күбрәк булачак, дип кисәтә белгечләр.

Карбызларның өлгерү сезоны июль азагыннан да иртәрәк башланмый, ә бүген сатылганнары теплица шартларында тиз өлгерү өчен бик күп ашламалар һәм химикатлар белән үстерелә.

Шуңа күрә май-июнь айларында карбыздан баш тарту хәерлерәк. Аларда дозада нитрат туплана, дип кисәтә белгечләр.

Мондый карбызлардан бигрәк тә балаларда аллергия, хәтта агулану булырга мөмкин. Сабый организмын уйлап, сабыр булырга, ашыкмаска кирәк, әти-әниләр.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас