

Русиядә бүгенге көндә якынча 480 мең укучы артык авырлыктан интегә. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Дәүләт думасында узган Хөкүмәт сәгате кысаларында хәбәр итте.
"Балаларның артык авырлык белән бәйле авырулары артуы борчу тудыра, ул туклану белән беррәттән, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше һәм күп кенә балаларда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну булмауга да бәйле. Статистик мәгълүматлар буенча, бүген шундый 480 мең укучы исәпләнә”, — дип белдерде сәламәтлек саклау министры.
Ул, шулай ук, мәктәп укучыларының гәүдә торышы һәм күрү сәләте белән проблемалары артуын да ассызыклады.
"1,5 тапкырга арту тенденциясе бар. Һәм уку процессында ашказаны-эчәк тракты авырулары арту тенденциясе дә бар", — ди Михаил Мурашко.
Фото: iz.ru