+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Бала мотоциклда җилдерә, ата-ана штраф түли...

Әти-әниләр, юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен җитди штрафлар көтүен онытмагыз!

Бала мотоциклда җилдерә, ата-ана штраф түли...Бала мотоциклда җилдерә, ата-ана штраф түли...
Бала мотоциклда җилдерә, ата-ана штраф түли...

Тәтешле районында дүрт балигъ булмаган мотоциклчыны тоткарлаганнар. Бу хакта район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Билгеле булганча, үсмерләр бернинди документларсыз һәм шлемсыз мотоцикллар белән идарә иткәннәр. Аларны Югары Тәтешле, Калтай һәм Югары Кодаш авылларында күреп туктатканнар.

Әти-әниләр, юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен җитди штрафлар турында онытмагыз. Мәсәлән, балигъ булмаган бала мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф каралган.

Шулай ук балага руль артына утырырга рөхсәт иткән кеше дә җаваплылыкка тарттырылачак, еш кына бу ата-аналар. Транспорт чарасын тапшырган өчен 30 мең сум түләргә туры киләчәк.

Әгәр балигъ булмаган бала 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен законлы вәкилләр (ата-аналар, опекуннар) җавап тотачак.

 

Фото: Фәнүр Шәйхисламов, VK

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас