+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Бала әнисез дә, әтисез дә калган...

Ашкадар елгасында коточкыч фаҗига булган. 

Бала әнисез дә, әтисез дә калган...Бала әнисез дә, әтисез дә калган...
Бала әнисез дә, әтисез дә калган...

Кичә Стәрлетамакта фаҗигале хәл булган. 12 яшьлек кызның әти-әнисе Ашкадар елгасында батып үлгәннәр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Гаилә су коену өчен җиһазландырылмаган, тыю билгеләре урнаштырылган урында ял иткән. Бер мизгелдә 12 яшьлек кыз суга бата башлагач, якыннары аңа ярдәмгә ташланган. Әнисе кызын коры җиргә этеп чыгарган, ләкин күз ачып йомганчы үзе су астына киткән. Аңа коткарырга тырышкан ире дә суга баткан. 

49 яшьлек хатынның гәүдәсен судан чыгарганнар, ирнең гәүдәсен коткаручылар эзли.

12 яшьлек кыз исән. Газизләрен югалткан бала белән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли. Тикшерү-оператив чаралар бара.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас