

Туймазыда ике яшьлек бала ачык коега төшеп киткән. Бала әнисе белән урамда йөргән, ләкин саксызлык аркасында өч метр тирәнлектәге коега төшеп киткән, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Бәхеткә, якында гына профессиональ коткаручы булып чыкты. Ир кеше, ике дә уйламый, ярдәмгә килгән һәм баланы чыгарган. Сабый җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган.
“Әти-әниләр! Балаларыгызны, бигрәк тә техник корылмалар янында йөргәндә, күз уңыннан ычкындырмагыз. Ачык коелар яисә башка куркыныч объектлар турында урындагы хакимияткә һәм ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итегез. Исегезгә төшерәбез: ачык кое – кеше гомере өчен куркыныч. Битараф кына узып китмәгез!”, - дип мөрәҗәгать итә коткаручылар.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты