+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

16 яше тулган гына була...

Үсмер әти-әнисе белән елга буенда ял иткән.

16 яше тулган гына була...16 яше тулган гына була...
16 яше тулган гына була...

Кичә, 13 июньдә, Башкортстанның Мәләвез районында Агыйдел елгасыннан водолазлар үсмернең гәүдәсен алып чыккан. Егет ике көн элек 16 яшен бәйрәм иткән, ә кичә әти-әнисе белән Сабаш авылы янәшәсендәге елга ярына ял итәргә барган.

Үсмер йөзүне тыю турында аншлаглар куелган, йөзү өчен җиһазландырылмаган урында су коенган була. Дүрт сәгать эзләгәннән соң баланы тапканнар, дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

МЧС хезмәткәрләре янә искәртә:

Балаларны су буйларында  караучысыз калдырмагыз.

Таныш булмаган урыннарда суга чуммагыз.

Балаларга аңлатыгыз: җиһазланмаган урыннарда су коенырга ярамый.

 

Фото:ГУ МЧС России по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас