

Сургуттагы Ана һәм балаларны саклау үзәге табиблары елан чакканнан соң баланың гомерен саклап калырга тырыша. Медицина учреждениесенә елан һөҗүменнән зыян күргән дүрт бала кергән. "Сезон башыннан Ана һәм балаларны саклау үзәгенә елан чакканнан зыян күргән дүрт бала керде: ике баланы агулы булмаган елан һәм икесен кара елан чаккан. Бер пациентның хәле тотрыклы, аның гомеренә берни дә янамый. Икенчесе, кызганычка каршы, бик авыр хәлдә. Без аның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез», — дип белдерәләр табиблар.
Кара елан агуында куркыныч ферментлар: гиалуронидаза һәм фосфолипаза бар, алар кан тамырларының стеналарын җимерә һәм тромблар хасил итә һәм кан әйләнешен боза. Бу авыр нәтиҗәләргә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Табиб урманга, паркка барганда калын кием һәм аяк киеме кияргә киңәш итә. Шулай ук озын таяк алырга һәм аның белән үләнне актарып карарга кирәк. Әгәр юлда елан очраса, урыннан кузгалмаска кирәк.
Фото: .iz.ru