

Кичә Башкортстанның ике районында суда чираттагы фаҗига теркәлгән. 13 июнь көнне Олы Кызылдан 10 яшьлек баланың гәүдәсен чыгарганнар. Малай күпердән суга сикергән. Аны өлкән абыйсы тапкан һәм юкка чыкканнан соң 15 минут узгач, судан тартып чыгарган. Бу вакытта урынга медицина хезмәткәрләре дә килеп җиткән була, ләкин баланың гомерен саклап кала алмыйлар.
Шулай ук, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, Архангель районының Тәвәкәч авылында урындагы сулыкта 77 яшьлек бабайның гәүдәсен тапканнар. Ул анда ял көннәрендә Уфадан килгән була. Ә Инзер елгасында Абзан авылы янында 51 яшьлек ирнең мәете табылган.
Фото:ГУ МЧС России по РБ