+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Сабый иртән уянмаган...

Йөк машинасында төн кунган гаилә белән башка сыймаслык хәл булган.

Сабый иртән уянмаган...Сабый иртән уянмаган...
Сабый иртән уянмаган...

"Честный репортаж” телеграм каналында хәбәр итүләренчә, Башкортстанда йөк машинасында 8 айлык кыз үлгән. Ул йоклап киткән һәм иртән уянмаган…

Чыганак хәбәр итүенчә, бу хәл Олы Теләк авылындагы “Ромашка” кибете янында булган. Нефтекамада яшәүче гаилә Мәсәгут авылына кунакка барган, төн кунарга якындагы торак пункт янында тукталганнар. Гаилә йөк автомобилендә кунган. Ә иртәнгә бала инде сулыш алмаган.

2024 елгы сабыйның моңа кадәр авырмавы, хроник авырулары булмавы билгеле. Әти-әнисе аек хәлдә. Үлем сәбәбен суд медицина эксперты ачыклаячак. Тикшерү башланган.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас