

Гафури районының Акташ авылы янында, Җилем елгасында шаһитлар 9 яшьлек баланың гомерен саклап калганнар.
Елгада бата язган кызның авызы, борыны су белән тулган. Коткаручылар аны аңына китергәннәр. Хәзер ул дәваханәдә. Әнисе әйтүенчә, кызының су коенган вакытта кинәт хәле начарлана. Аның башы әйләнә башлый һәм ул суга егыла.
Елгадагы урын су коену өчен җиһазландырылмаган, биредә су керергә ярамау турында аншлаглар куелган, дип билгеләп үттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Автор фотосы.