+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Сабый машина эчендә бикләнеп калган

Балага әти-әнисе үзләре генә берничек тә ярдәм итә алмаган.

Сабый машина эчендә бикләнеп калганСабый машина эчендә бикләнеп калган
Сабый машина эчендә бикләнеп калган

Белоретта ике яшьлек бала машина эчендә бикләнеп калган.  Коткаручыларга аның әти-әнисе шалтырата, алар автомобильнең ишекләре үзе бикләнеп калуы турында хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре автомобильне ачкан һәм 2023 елгы сабыйны азат иткән. Баланы әти-әнисенә тапшырганнар. Медицина ярдәме кирәк булмаган.

Ведомство матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, хәтта уңайлы һава торышы булганда да автомобильнең ябык салонында температура тиз арада +60 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу балалар гомере өчен бик куркыныч. Шуңа күрә балаларны автомобильдә хәтта кыска вакытка да калдырырга ярамый.

Фото:пресс-служба госкомитета РБ по ЧС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас