+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Җиңел машинада балалар да булган...

Бүген коточкыч авариядә кешеләр гомере өзелгән.

Җиңел машинада балалар да булган...Җиңел машинада балалар да булган...
Җиңел машинада балалар да булган...

Башкортстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган, дүрт кеше дәваханәдә, алар арасында — ике бала. Беренчел мәгълүматлар буенча, “ВАЗ 2110” автомобиле белән каршы яктан килгән  “Шакман” йөк машинасы бәрелешкән. Авария бүген көндез Учалы - Межозерный автомобиль юлының 1 километрында булган.

Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов белдерүенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе һәм аның пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган. Тагын дүрт пассажирны, шул исәптән ике баланы, дәваханәгә озатканнар.

Фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау буенча тикшерү-оператив төркем һәм эксперт-криминалистлар эшли.

 

Фото: видеодан скриншот

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас