+30 °С
Болытлы


Нефтекамада өч яшьлек сабый күз кабагына пычак кадаган. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин телеграм каналда хәбәр итүенчә, бала кулына пычак тоткан килеш егылган. Ачык яра белән аны шәһәр дәваханәсенә китергәннәр.
Санитар авиация белән Уфадан офтальмолог-хирург, нейрохирург һәм реаниматолог килгән, алар малайга урында операция ясаганнар. Кичә аны Республика балалар клиник дәваханәсенә күчергәннәр, әлеге вакытта сабый реанимациядә.
Автор фотосы.