+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Янгынның сәбәбен әйттеләр...

Шушы көннәрдә өч бертуган бала коточкыч янгында һәлак булды.

Янгынның сәбәбен әйттеләр...Янгынның сәбәбен әйттеләр...
Янгынның сәбәбен әйттеләр...

Иске Балтач авылында  өч бертуган баланың һәлак булуына китергән коточкыч янгынның кыска ялганыш аркасында чыккан булуы мөмкин. Башлангыч сәбәпне Хөкүмәтнең ЦУРда узган оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Кирилл Первов хәбәр итте.

"Йортта ике хәбәрче урнаштырылган, шул ук вакытта янгын йортның верандасында башланган, ә тәрәзәләрне ачу мөмкинлеге булмаган. Янгынның башлангыч сәбәбе – кыска ялганыш", – дип билгеләде ул.

Элегрәк язуыбызча, фаҗига 9 июнь кичендә булды.  Кызганычка каршы, янгын 15, 9 һәм 3 яшьлек балаларның гомерләрен өзде. Бу вакытта әни кеше һәм аның 12 яшьлек улы өйдә булмый. Күпбалалы гаилә башлыгы СВОда.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас