

Уфада яшәүче хатын интернетта “җиңел акча эшләү” тәкъдим иткән аферистларның корбаны булган.
Русия Эчке эшләр министрлыгының башкала буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, апрель аенда ул мессенджерда өстәмә керем турында белдерү күреп кала, сылтама буенча керә һәм “куратор” белән элемтәгә чыга. Башта ул зур булмаган суммалар кертә, аннары бу акчалар акрынлап арта. Хатынга 40 процентка кадәр керем вәгъдә иткәннәр.
Мошенник озак вакыт элемтәдә була: инструкцияләр бирә, промокодлар җибәрә, хәтта хатынның туган көненә чәчәкләр җибәрә. Билгеле инде, гүзәл зат аферистка ышана, акцияләрен сата, кредитлар ала һәм... барлык акчасын виртуаль кошелекка күчерә. Кызганычка каршы, акчалар юкка чыга, ә “куратор” тагын салым түләүне дә таләп итә башлый. Шул вакытта гына хатын алдануын аңлый...
Әти-әниләр, акча, карталар, кредитлар белән бәйле, бигрәк тә җиңел акча эшләү ысуллары тәкъдим иткән игъланнардан сак булыгыз!
Автор фотосы.